Буа шәһәренең "5 нче гимназия" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең математика укытучысы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

2021 елның 26 феврале, җомга

Батин Михаил Васильевич - «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе» МБМУ математика укытучысы, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Михаил Васильевич - беренче квалификация категориясе укытучысы. Гомуми эш стажы - 43 ел, педагогик стажы - 35 ел. 1995 елда аңа «Татарстан Республикасының Атказанган мәктәбе укытучысы» исеме бирелә, 2008 елда «Россия Федерациясенең гомуми белем алуның мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Әмма һәр укытучының төп казанышы - укучыларның уңышлары. Һәм Михаил Васильевичның укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Алар математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы призерлары, БДИ имтиханнарын яхшы балларга тапшыручылар. Бүләкләнүе  белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International