Буа ветеринария техникумы студентлар отряды штабы «Кар десанты» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әйтергә кирәк, Буа муниципаль районы территориясендә акция ел саен уза, быел ул 24 февральдә старт алды һәм 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Буа ветеринария техникумының студентлар отряды шушы көннәрдә Кырык Садак авыл җирлегендә булып, бүген Яңа Чәчкап авыл җирлеге территориясендә эшләде. Активистлар ялгыз һәм өлкән яшьтәге авыл кешеләренең шәхси йортлары территорияләрен кардан чистартуда ярдәм иттеләр, укучылар өчен мастер-класслар үткәрделәр, ә кич белән авыл мәдәният йортында концерт оештырдылар.
«Кар десанты» һәрвакыт игелек китерә. Акциядә катнашучыларга волонтерлык эшчәнлеге өчен зур рәхмәт белдерәбез һәм аларга уңышлар телибез.


