Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Буа шәһәренең Троицк чиркәвендә гыйбадәт кылды

2021 елның 27 феврале, шимбә

Бүген, 27 февраль көнне, Буа районына беренче тапкыр Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл килде. Аны район башлыгы Ранис Камартдинов, Троицк храмы настоятеле Иоанн Ткачук, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде.

Митрополит Кирилл Троицк соборында  гыйбадәт кылды. Гыйбадәттән соң җыелган халыкны сәламләде, дин тотучыларның сорауларына җавап бирде. Районыбызда яшәүчеләрнең торган саен күбрәк иман һәм рухилыкны яңарту кирәклеген аңлаулары, бу көчне һәм киләчәккә ышанычны арттырулары сөендерә.

Район башлыгы озатуында митрополит Кирилл "Карлинский" ит йортында булды, шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышты.

Шулай ук митрополит Кирилл район башлыгына  истәлеккә Библия тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International