Бүген Буа шәһәрендә «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең зона туры уза.
Исегезгә төшерәбез, конкурс узган елның ноябрендә үк старт алды, 2021 елның 30 гыйнварына кадәр сайлап алу турлары узды. Бүген, Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Спас районнарыннан иң яхшылар 26 апрельдә Казанда узачак бәйге финалына чыгу өчен көрәшәчәк.
«Милли мультfest» тамашачылар мәдәниятен тәрбияләүгә, балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль өлкәсен баетуга, анимацион фильмнар, компьютер уеннары аша татар телендә үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурс эшләре жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнәчәк, аның составына ТР Дәүләт Советы депутаты, телне саклау мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия әгъзасы Рамил Төхвәтуллин, атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, «Татармультфильм» ҖЧҖ баш режиссеры, Казан Дәүләт мәдәният институты укытучысы Сергей Киатров, «Самрух» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Артур Нәбиуллин кергән.
Конкурста беренче урын өчен — 100 мең сум, икенче урын өчен — 70 мең сум, өченче урын өчен 50 мең сум күләмендә премия каралган.
Катнашучыларга яхшы кәеф һәм уңышлар телибез!