6 мартта Буа районы чаңгы базасында Буа муниципаль районы Башлыгы призына чаңгы ярышлары буенча беренчелек узачак.
Катнашучыларны теркәү һәм номерлар бирү 8.00 сәгатьтән, ә ярышлар 09.00 сәгатьтә башлана.
Ярышларда катнашырга гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта, югары уку йортлары студентлары, укытучылар, эшчеләр, предприятиеләр хезмәткәрләре һәм оешма җитәкчеләре, ветераннар чакырыла.
Дистанция һәркем өчен дә бертөрле - 1,7 км.
9.00 сәгатьтә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары (2011 елда туганнар, аннан да яшьрәкләр) узыша.
9.20 сәгать - гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары (2009-2010 елгылар).
9.40 сәгать - гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары (2007-2008 елда туганнар)
10.00 - гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары (2005-2006 елгылар).
10.20 сәгать - гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары (2002-2004 елда туганнар).
10.40 сәгать - урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.
11.00 сәгатьтә- укытучылар, эшчеләр, хезмәткәрләр һәм ветераннар.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.