Буа районы шахматчылары Петр Васильев истәлегенә багышланган төбәкара шахмат турнирында “Импульс” спорт комплексында уңышка ирештеләр.
Турнирда шулай ук Яшел Үзән, Югары Ослан, Тәтеш районнары, Ульяновск һәм Чувашиянең Батыр районы шахматчылары катнашты. Буа данын Андрей Каширин, Зөфәр Сәлахов, Илдус Даутов, Анатолий Мулеев, Камил Әхмәтҗанов, Валерий Рубцов, Рөстәм Төхвәтуллин, Николай Кузин, Әсхәт Камалов яклады. Алар 22,5 очко җыйдылар, икенче урында – Яшел Үзән командасы (20,5), Югары Ослан районы (18,5) - өченче урында. Шәхси беренчелектә 8 очко туплап, беренче һәм икенче урыннарны Яшел Үзәннән Илдус Даутов һәм Госман Төхвәтуллин яулады. Өченче урында Югары Осланнан Владимир Гришин.
Район шахмат берләшмәсе җитәкчесе Андрей Каширин сүзләренә караганда, районда мондый күләмле турнир беренче тапкыр уздырыла, катнашучылар аны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерәләр.