Бүген Буа районы делегациясе Балык Бистәсе районында булды. Визит кысаларында терлекчелек комплексында, крестьян фермер хуҗалыкларын карадылар, район терлекчеләре эшләрен алып баруның шартлары һәм оештырылышы белән таныштылар. Делегация шулай ук «Кыргый ферма» экопаркында булды - бу республиканың иң популяр туристик урыннарының берсе - монда ике йөзгә якын болан һәм марал яши.
Сәфәр онытылмаслык тәэсирләр калдырды һәм Балык Бистәсе районы терлекчеләренең эш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге бирде.