Безнең районда хакимият һәм бизнесның партнерлык мөнәсәбәтләре ышанычлы һәм нык. Сүз нәкъ менә партнерлык турында. Чөнки безнең уртак бурычыбыз бер: бу җитештерү һәм социаль өлкәне үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яңа эш урыннары булдыру, һәм ахыргы нәтиҗәгә - предприятие һәм район үсешендә уңышка ирешү. Кече һәм урта бизнес төбәк икътисадының төп драйверларының берсе булып тора һәм яңа эшкуарларга ярдәм итәргә кирәк.
Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов районыбызда груша бакчасы оештыру буенча инициатива күрсәткән гражданнарның берсе - Марат Гобәйдуллин белән очрашты. Ул Татарстан территориясендә әле балачакта ук грушаның элиталы сортларын үрчетү идеясе белән яна, һәм быел үз хыялын тормышка ашыра башларга өметләнә. һәм бакчачылык урыны итеп нәкъ менә безнең районны сайларга уйлый. Бу сайлауга - районның урнашуы да, җирнең сыйфаты да һәм башка тагын күп факторларга нигез булган.
Очрашу кысаларында Ранис Рафисович, Марат Гобәйдуллинһәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, аның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре турында фикер алыштылар.
Үз эшеңне башлау-теләсә кайсы очракта авыр. Акыл белән эшләсәң, иренмәсәң, уңышы да булачак. Акча җиңел генә килми, тырышлык куеп, җиң сызганып эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттермәс.
Яшь бакчачыга аның башлангычында уңышлар телибез.