"Ел укытучысы 2021" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабы старт алды, "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы -2021" һәм "Педагогик дебют-2021" Бөтенроссия конкурсының зона этабы башланды, ул 3-4 мартта Татарстан Республикасы Кайбыч районында уза. Конкурста Буа районыннан интернат- лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы М.В. Школьникова, 2 нче лицейның физика укытучысы - Корунов А.Н., Бик-Үти мәктәбеннән җәмгыять белеме һәм тарихы укытучысы Идиятова Э.З., 1 нче мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.З. Кәримуллина. Укытучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!