Бүген Бөтендөнья язучылар көне.

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Районыбыз үзенең талантлы  шагыйрьләре һәм язучылар белән дан тота. «Буа туган якны өйрәнү музее» @ buamusey залында Буа районыннан чыккан күренекле язучыларга һәм шагыйрьләргә багышланган экспозиция эшли. Гомер-гомергш Буа җире иҗади шәхесләргә бай булды. Алар арасында чуваш язучылары, шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре, чуваш халкының прозаиклары - Александр Калган, Василий Краснов Асли, Григорий Краснов-Кезенни, Николай Дворов, Владимир Ухли, Нелли Петровская, Валем Ахун, Дмитрий Петров-Юман, Анатолий Ерусланов (Антал Назул), Тхарьялдан (Девятиселье) Иван Юркин һәм башкалар, татар язучылары һәм шагыйрьләре - Ринат Харис, Гомәр Толымбай, Гомәр Гали, Галимҗан Шәрәф, Шәрәф Хөсәенов, Әхмәт Рәшит, Йолдыз Шәрапова, Гөлнур Айзат, Лилия Сәләхетдинова, Тәүфыйкъ Камалиев һәм башкалар.

Барлык иҗади шәхесләрне Бөтендөнья язучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезнең иҗатыгызны илһам ташламасын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International