Буа районында тантаналы рәвештә “Карлы десант” акциясенә йомгак ясалды.

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Буа районы 3 ел дәвамында «Россия Студентлар отряды» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә, шулай ук студентлар инициативаларын бергәләп яклый һәм гамәлгә ашыра. Исегезгә төшерәбез, 24 февральдән 3 мартка кадәр район территориясендә «Карлы десант» бөтенроссия патриотик акциясе узды. Акциядә Буа ветеринария техникумы, Казан дәүләт энергетика университеты, Алабуга «Казан федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесе һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты студентлары катнашты.

Бер атна эчендә «десантчылар» ветераннарга, ялгыз өлкән гражданнарга һәм Яңа Чәчкап, Кырык Садак, Вольнистан, һәм Әлки авылына ярдәмгә мохтаҗ авыл халкына ярдәм күрсәттеләр. Чара кысаларында студентлар мәктәп укучылары өчен мастер-класслар узды, социаль-мәдәни объектларда, Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.

Әлеге акциянең төп максаты - яшьләрне патриотик тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, волонтерлык хәрәкәтен үстерү, шулай ук студентлар арасында һөнәри юнәлеш һәм тәрбия эшен оештыру.

Бүген шәһәрнең Мәдәни үсеш үзәгендә район башлыгы Ранис Камартдинов, “Студентларның хезмәт отрядларының республика үзәге” җитәкчесе Василий Ислаев катнашында патриотик акциягә йомгак ясалды. Ранис Рафисович “Кадерле дуслар, сез үзегезнең энергиягез һәм битараф булмавыгыз белән аерылып торасыз! Сезнең үрнәк башкаларны да  илһамландырмый калмас! Һәркемгә рәхмәт, һәм сезгә чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс оптимизм, сәламәтлек, энергия һәм һәр башлангычта уңышлар телим! Сезгә яңа тарафдарларны җәлеп итүегезне, өлкәннәргә - традицияләрне тапшыруыгызны, ә бу хәрәкәткә аяк басучыларга - уңышлар, үзеңне табарга һәм үз якыннарыңа, җәмгыятькә, туган якка файдалы булырга дигән теләктә калам" – диде һәм  акцияне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. Чара рәхмәт хатлары тапшыру белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International