“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районындагы “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре аз хәрәкәтләнүче гражданнарның һәм инвалидларның туганнары өчен “Мәктәп тәрбия һәм тернәкләндерү” программасы буенча өйдә дәресләр үткәрәләр. Дәресләр тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып үткәрелә.
Чираттагы индивидуаль дәрестә белгечләр инсульт кичергән социаль хезмәтләр алучының хатынын тернәкләндерүнең техник чаралары яңалыклары белән таныштырдылар, аларның өй шартларында авыруларны тәрбияләүдә роле һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Дәрес барышында бер гаилә утыргычка борылышлы мендәр (йомшак диск) һәм караватта күтәрелә башлау өчен баулы баскыч сатып алу теләген белдерде.
Озак вакытлы тәрбия системасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр ортопедия салонында кирәкле техник тернәкләндерү чараларына заявканы рәсмиләштерүдә ярдәм иттеләр. Якын арада кирәкле товарны китерү көтелә.