Яраткан эшендә үз сәләтләрен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да ихтирамлырак. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын оештырды.
Конкурста, кимендә 2 буын фермерлар булган һәм крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. Династия башлыгы дип, беренче буын башлыгы дип таныла.
Конкурста сайлап алу критерийлары түбәндәгеләр:
- КФХ әгъзаларының һәм даими хезмәткәрләрнең саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл);
- гаилә фермер династиясенең индивидуаль эшкуарларын дәүләт реестрында теркәүнең гомуми срогы (ел саен 1 балл).
Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычлары булырга тиеш түгел.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2021 елның 21 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36, 3 катлы йорт, 309 бүлмә, эш көннәрендә 9 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Конкурс буенча мәгълүматны 88004441670, (843)221-76-53, 221-76-55 телефоннары буенча ачыкларга мөмкин.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.