Буа каратистлары Россия Беренчелегендә катнашачак

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

 2021 елның 26-28 февралендә Казанда Батыр спорт комплексында каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышлар 14-20 яшьлек кадетлар һәм яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә һәм 10-13 яшьлек балалар арасында Россия беренчелегенә сайлап алу ярышлары булды.

Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт ,Түбән Кама, Яшел Үзәннән,  Ак Барс " клубыннан һәм безнең Батыр спорт мәктәбеннән, барлыгы 300 дән артык спортчы катнашты .Шуларның 10 сы Буа спортчылары иде.

12-13 яшьлекләр арасында 1 нче урынны Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Чернеева Камилә яулады. 14-15 яшьлекләр категориясендә 2 урынны М.Вахитов исемендәге гимназиядән Хәсәнов Азамат алды. Күл Черкене төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гайфуллина Гөлсем 12-13 яшьлек кызлар арасында 2 нче урынга лаек. 10-11 яшьлек кызлар арасында шул ук мәктәпнең укучысы Хаҗиҗа Гайфуллина 2 урынга  билгеләнде.  12-13 яшьлекләр арасында Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Самир Хәсәнҗанов 3 урынга чыкты. 10-11 яшь категориясендә 2 нче лицейдан Кирилл Сергейчев 3 нче урынны яулады. Кызлар арасында Күл Черкене төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Кәлимуллина Чулпан 12-13 яшьлек кызлар арасында 3 нче урынны алды. 10-11 яшьлекләр категориясендә Күл Черкене төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Кәлимуллина Зифа 3 урында.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Чернеева Камилла, Хәсәнов Азамат, Гайфуллина Гөлсем, Гайфуллина Хаҗиҗа Татарстан җыелма командасы составына керә. Август аенда алар Россия беренчелегендә катнашачаклар. Спортчыларыбызны һәм тренерыбыз Хәсәнов Ринат Рифкать улын җиңүләре котлыйбыз. Киләчәктә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International