Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Буа муниципаль районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге психологы С.В. Шакирова җитәкчелегендә «Преодоление» клубы әгъзалары «Әниемә бүләк» бәйрәм открыткасын әзерләү буенча иҗат сәгатендә катнаштылар.
Чараның максаты - якыннарыңа карата мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, кул хезмәте аша иҗади сәләтләрне ачу, уңай хис-кичерешләрне үстерү.
Оста кулларда эш күңелле һәм җиңел барды. Открыткалар матур килеп чыкты. Балалар үзләренең иҗатын төсле кәгазьдән ясалган чәчәкләр белән бизәделәр. Нәтиҗәдә, барысы да эшләреннән канәгать калдылар.
Иҗади сәгать файдалы узды һәм кәеф күтәренкелеге китерде.
