Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар икеайлык узачак. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Чара территорияләрне санитар чистартуны тәэмин итү һәм халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап бирә торган халәткә китерү максатыннан игълан ителде. Торак пунктлар, шәһәр яны урманнары, су объектларының су саклау зоналары, автомобиль һәм тимер юлларны аерып чыгару полосалары, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектлар, халыкның күпләп ял итү урыннары, ял итү базалары, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә рөхсәтсез чүплекләрне бетерү мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International