Бүген Буа муниципаль районы Советы утырышы булды. Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 9 нчы утырышы көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде, алар арасында Буа районында дәүләт милли сәясәте Концепциясен гамәлгә ашыру да бар иде. Бу мәсьәлә буенча доклад белән Буа Халыклар дуслыгы йорты вәкиле Алена Климко чыгыш ясады.
Буа муниципаль районы республиканың 30дан артык милләт вәкиле дус-тату яши торган күпмилләтле районнарының берсе.
2020 елның мартыннан Мәдәни үсеш үзәге базасында Буа муниципаль районы Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге ачылды. Аның максаты Буа районы территориясендә яшәүче барлык халыклар вәкилләренең милли-мәдәни үсешенә ярдәм итү: аларның телләренә, милли мәдәниятләренә һәм мәгарифенә, этник яшәү рәвешен саклау, үстерү.
Районда бүгенге көндә Татарстан Республикасы Милли-мәдәни мохтариятләренең 4 бүлеге - Рус милли-мәдәни автономиясе, Чуаш милли-мәдәни мохтәрияте, азәрбайҗан милли-мәдәни мохтарияте, мордва милли-мәдәни мохтарияте уңышлы эшләп килә. Районда шулай ук мөстәкыйль иҗтимагый оешмалар: Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе һәм «Ак Калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе эшли.
Татарстан халыклары ассамблеясе вәкилләре Буа районында кварталга 1 тапкыр Милли-мәдәни автономия вәкилләре арасында милли-мәдәни хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышлар үткәрә. 2020 елда Буа районы мәдәният хезмәткәрләре көче белән төрле форматтагы 830дән артык милли чара уздырылды.