Буа районында COVID-19дан 525 кеше прививка ясаткан

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бүген  Буа район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов турыдан-туры эфир кысаларында official_buinsk челтәрендә  прививка кампаниясенең барышы турында сөйләде һәм буалыларның сорауларына җавап бирде.

Буа районы сырхауханәсенә барлыгы 810 доза “Спутник V” вакцинасы керде. Билгеләп үтик, 2021елныд 4 марты  торышына COVID-19дан 525 кеше прививка ясаткан. Вакцина җитәрлек күләмдә бар һәм теләгән һәркем район сырхауханәсенә мөрәҗәгать итә ала. Вакцинация вакытында чикләүләр бар: бу кискен чордагы авырулар, югары температура, вируслы авырулар, онкология, кискенләшү стадиясендә хроник авырулар. Шуңа күрә прививка алдыннан һәр пациентны терапевт карый. Исегезгә төшерәбез, коронавирустан вакцина кертү процедурасы 21 көннән дә ким булмаган интервал белән ике этапта башкарыла.

Вакцинация мәсьәләләре буенча 8 (843) 743-27-88 һәм 8 (927) 034-37-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International