Буа районы Күл Черкен авылы мәдәният йортында күренекле рәссам, якташыбыз Бакый Идрис улы Урманче тууына 124 ел тулуга багышланган чара үткәрде.
Очрашуда Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Фәсхиев, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин катнашты. Буа мәдрәсәсе шәкертләре Б.Урманче студент тормышыннан сәхнәләштерелгән тамашада да уйнады. Зөфәр Мөхәммәтшин бөек татар рәссамы һәм скульпторның иҗаты турында фәнни тикшеренүләр белән таныштырды. Күл Черкене мәктәбе укучылары үзешчән номерлар белән чыгыш ясады.
Авыл клубы фойесында «Безнен, Бакый» фотокүргәзмәсен һәм 1 нче сәнгать мәктәбе укучыларының сәнгать рәсемнәре күргәзмәсен оештырды. Очрашу Г.Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.