Безнең гүзәл хатын-кызларыбызны котлыйбыз! Буа ветеринария техникумы студентлары - яшь гвардиячеләр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Ислам кызы белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәм "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел..." акциясе кысаларында тыл хезмәтчәннәрен котладылар. Балалар Хәкимова Гөлшат Зарип кызына, Хәсәнова Камария Зиннәт кызына һәм Гыймадиева Рәшидә Шакир кызына кунакка керделәр. Өлкәннәрне җырлар һәм бүләкләр белән сөендерделәр, ә алар үз чиратларында, тормыш тарихларын сөйләделәр һәм тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


