Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды белән берлектә Татарстан эшмәкәрләре өчен бушлай вебинар уздырды.
Татарстан Росреестры эксперты Александр Абдуллина вебинарда катнашучыларга сату-алу шартнамәсе нигезендә хокукны күчкәндә дәүләт теркәвен туктатып торуны ничек булдырмаска; өченче затларның ризалыгын таләп итә торган килешүне башкару үзенчәлекләре; банклар тарафыннан бирелгән кредит чараларын исәпләгәндә килешүләрне теркәү үзенчәлекләре; дәүләт теркәве өчен кирәкле документлар һәм аларга таләпләр турында, шулай ук Татарстан Росреестры тарафыннан эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде. Үз чиратында, вебинарда катнашучылар реаль вакыт режимында аларның күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча сорауларын бирү мөмкинлегенә ия булды, аларга чара барышында аңлатмалар бирелде.
Беренче онлайн-семинарга барлыгы 176 катнашучы теркәлде. Киләсе вебинарлар 11 һәм 18 мартта 15.00 сәгатьтә узачак. Киләсе вебинарга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1570409/.
Әгәр сездә вебинарлар буенча сораулар бар икән, телефоннан шалтыратыгыз:
(843)255-25-71 - Татарстан Росреестры
(843) 524-90-90 - Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды.