Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чаралары берничә көн элек башланып китте. Ир-атлар үзләренең хезмәттәшләрен, сөйгәннәрен, туганнарын котлыйлар һәм аларны шатландырырга һәм гаҗәпләндерергә тырышалар.
Бүген язгы лаләләр бәйләме белән Буа драма театрында хатын-кызларны каршы алдылар. Буа районы хатын-кызларын театрда котлау күркәм гадәткә әйләнде.
Хатын-кызларны район башлыгы һәм барлык ир-атлар исеменнән башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов котлады.
“Район башлыгы Ранис Рафис улы исеменнән, шәхсән үз исемемнән һәм районның барлык ир-атлары исеменнән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга рөхсәт итегез!
Районыбыз хатын-кызлары бүген тормышның барлык өлкәләрендә эшлиләр, һәм без сезнең уңышларга сокланып туя алмыйбыз. Хезмәт бурычларын намуслы, төгәл үтәү Сезгә һәр һөнәрдә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, ә Сезнең иҗади интуиция һәм хезмәт сөючәнлегегез районыбызның уңышлы үсешен тәэмин итә. Бүген без өлкән буын хатын-кызларыбызга - сугыш, хезмәт ветераннарына, көчләрен кызганмыйча безнең илебез, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакына эшләүчеләргә аерым ихтирам бирәбез һәм хөрмәтлибез.
Сезнең кайгыртуыгыз һәм мәхәббәтегез безне - ир-атларны, тагын да көчлерәк итә, яхшы эшләргә илһамландыра, туган ягыбыз һәм республикабыз хакына нәтиҗәле хезмәт итәргә этәргеч бирә. Бу матур бәйрәм алдыннан сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Йортларыгызда иминлек хөкем сөрсен, тынычлык-татулык тантана итсен. Ә киләсе яз сезгә бик күп шатлыклар, күңелле вакыйгалар алып килсен. Бәхетле булыгыз!”, - диде ул һәм барлык хатын-кызларга тәбрикләү теләкләрен юллап.
Тантаналы чара азагында «Шобага» спектакле күрсәтелде.