Безнең казанышлар!

2021 елның 5 марты, җомга

3 мартта Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Республикасы волейбол федерациясенең 2020 ел йомгаклары буенча хисап конференциясе узды. Утырыш республика парламенты башлыгы, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узды.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов мөрәҗәгать итте. Владимир Александрович республикада волейбол үсешенең казанышлары һәм мөһим адымнары турында сөйләде.

Чара кысаларында Буа шәһәренең «Юность» спорт мәктәбе эше уңай бәяләнде. Ярышларда югары нәтиҗәләр һәм балалар волейболының массакүләм үсеше өчен Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан спорт мәктәбе җитәкчесе Айрат Юнысов бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International