Хатын-кызлар бүген өй учагын саклаучылар гына түгел, уңышлы җитәкчеләр дә, теләсә кайсы өлкәдә эшләүче, яраткан эше белән шөгыльләнүче өметле хезмәткәрләр дә. 8 мартта үткәрелә торган матур язгы бәйрәм - районыбызның гүзәл затлары турында сөйләү өчен тагын бер әйбәт сәбәп.
Безнең район сурәтләнгән, милли бизәкләр төшерелгән уникаль тәлинкәләр- күргәзмәләрнең матурлыгы булып тора. Бу эшләрнең авторы 25 елдан артык ул технология укытучысы булып эшләүче Татьяна Михайловна Проворова. Ул шулай Боерган урта мәктәбендә уку эшләре буенча директор урынбасары да булып эшли. Рәсем ясау, чигү чигәргә ярату, кул белән нәрсәдер эшләү теләге аны шундый гадәти булмаган эшләр башкарырга этәрә. Татьяна Михайловна тәлинкәләре мәктәп күргәзмәләренең генә түгел, район һәм республика әһәмиятендәге күргәзмәләрнең дә үзенчәлегенә әверелде.