Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Башлыгы Буа муниципаль районында яшәүче хатын-кызларны бәйрәм белән котлый

2021 елның 6 марты, шимбә

Мөләем хатын-кызлар!

Сезне язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Хатын-кыз гомер-гомергә  яшәү гәүдәләнеше, ватан символы, кешелек дөньясының яхшы башлангычы, дәүләт нигезе -гаилә сакчысы булды. Дөньядагы иң гүзәл сыйфатлар - кайгыртучан куллар һәм ягымлы караш, туган йорт яме, гаиләләрдә татулык, ачык йөрәк һәм күңел юмартлыгы сезнең белән бәйле. Һәм, әлбәттә, һәр хатын-кыз -кабатланмас: үзенчә генә ярата, теләсә нинди эшкә аерым бер мәгънә өсти белә, ул җылылыгы, назлылыгы, гүзәллеге һәм шәфкатье белән теләсә кайсы киртәләрне җиңә, безнең дөньябызны тагын да  ямьлерәк һәм рәхимлерәк итә белә.

Эшкә, гаиләгә, балалар тәрбияләүгә сез табигать тарафыннан салынган зирәклек, аңлау, сабырлык өстисез.  Районыбыз хатын-кызлары - укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, йорт хуҗабикәләре, эшмәкәрләр, җитәкчеләр бүген тормышның барлык өлкәләрендә эш алып баралар.

Бүген өлкән буын хатын - кызларына-сугыш, хезмәт ветераннарына, көчләрен кызганмыйча, район һәм республиканың матур  киләчәге өчен эшләүчеләргә аерым хөрмәтебезне белдерәбез.

Бу гүзәл бәйрәм алдыннан барлык ир-атлар исеменнән Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, оптимизм һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Сезнең йортларыгызда һәрвакыт иминлек, тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен. Ә киләсе яз сезгә күп шатлыклар, күңелле вакыйгалар алып килсен. Бәхетле булыгыз!

Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!

Буа муниципаль районы башлыгы Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International