Бүген оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә барышында район башлыгы Ранис Камартдинов «ГлавТрансСтрой» ҖЧҖ подряд оешмасына 2020 елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында шәһәребезнең ишегалларын төзекләндерү эшләрен бик яхшы оештырганы өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча быелгы уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.
Алга таба эш атнасына йомгаклар ясалды һәм киләчәккә бурычлар куелды. Шул исәптән, җитәкчеләрнең 2020 елда «Буа муниципаль районының контроль-хисап палатасы» МКУның, «Буа районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең эш йомгаклары турында докладлары тыңланылды.
Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә көзге культураларның торышы мәсьәләләре буенча, салым бурычларын түләтү, язгы ташуга әзерлек эшләре буенча фикер алыштылар
Районның баш табибы Рөстәм Самерханов районда Covid-19 прививка кампаниясенең торышы турында сөйләде һәм җитәкчеләрне коллективларда мәгълүмати эшне активлаштырырга өндәде, шулай ук вакцинациянең йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булуын шәхси мисал итеп күрсәтергә мөмкин.
Киңәшмә азагында Ранис Рафис улы катнашучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.