Буа чаңгы базасында район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды.

2021 елның 6 марты, шимбә

Бүген Буа чаңгы базасында район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды. Спортчыларны район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде.

"Ярышларның ел саен йөзләгән спортчыны җыюы сөендерә. Безнең районда чаңгы спортының данлы тарихы бар, аны төрле буын чаңгычыларының легендар исемнәре һәм казанышлары бизи. Бу - Сабирҗан Нәфыйков - чаңгы ярышлары буенча СССР спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры, Мәсхүд Измайлов, Петр Захаров, Закир Якупов - чаңгы ярышлары буенча спорт мастеры, Рәшит Ибраһимов - чаңгы ярышлары буенча мактаулы спорт мастеры һәм башкалар. Үзләренең актив тормыш позициясе, халыкның физик сәламәтлеген ныгытуга омтылыш белән алар шөһрәтле спорт традицияләрен лаеклы дәвам итүче хәзерге буалыларга үрнәк күрсәтәләр. Бүгенге көндә халыкның яртысыннан артыгы актив яшәү рәвеше алып бара һәм спорт белән шөгыльләнә дип, горурланып  әйтәсем килә. Спорт белән шөгыльләнү районыбызның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүче һәркем файдалана алырлык дәрәҗәдә массакүләм һәм үтемле булды. Буа районы киләчәктә дә спорт казанышларын ныгытачак, сәламәт яшәү рәвеше һәр кеше өчен норма булачак, дип ышанабыз. Ә без моңа ярдәм итәргә тырышачакбыз".

Җиңүчеләр лаеклы грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International