Төбәк дәүләт хезмәтләре алганда барлыкка килгән сорауларга бәйле рәвештә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.
Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны түләргә тиеш. Салымнар дәүләт яшәүнең кирәкле шарты булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләтнең һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Бюджеттан финанслау рәвешендәге салым түләүләренең күпчелеге кире җәмгыятькә кайта, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.
Моны исәпкә алып, 2020 елның ахырында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә региональ дәүләт хезмәтләре, гражданнарга социаль ярдәм чараларын да кертеп, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләре бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурыч алучыларның булмаган очракта күрсәтелә.
Социаль түләүләрне гамәлгә ашыручы органнарның бурычы турындагы мәгълүматны салым органнарыннан, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын кулланып, электрон рәвештә (СМЭВ) конкрет суммаларны күрсәтмичә алалар. Теләсә нинди иң кечкенә сумма да бурыч булып санала.
Салым органнарыннан социаль түләүләрне алучыларга бурыч булу турында мәгълүматны беренчел рәвештә алганнан соң, түләүләрне туктатып тору турында хәбәрнамәләр җибәрелә.
Булган бурычны түләгәндә хәбәрнамә датасыннан 90 көн эчендә социаль түләүләр бирүне яңарту турында карар кабул ителә, шул ук вакытта түләүләр аларны бирү туктатылган айлар өчен дә башкарыла.
Мөһим! Район социаль яклау органнарының салым органнары белән үзара хезмәттәшлеге бары тик электрон рәвештә генә башкарыла, бу органнарга кәгазь чыганакларда бурыч түләү турында нинди дә булса белешмәләр яисә квитанцияләр бирелми.
Гражданнарның салым бурычы РФ Салым кодексы белән билгеләнгән срокта түләнмәгән очракта барлыкка килә. Бу очракта, билгеләнгән сроктан соң, мондый салым бурыч статусына (недоимкаларга) ия була һәм аңа түләү буенча бурычны үтәгән көннән соң кичектерелгән һәр календарь көне өчен пенялар исәпләнә.
Гражданнар өчен пеняның процент ставкасы бу вакытта гамәлдә булган Россия Федерациясе Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының өч йөздән беренә тигез кабул ителә (хәзерге вакытта ул 4,25% ка тигез).
Пеня исәпләү тәртибен исәпкә алып, салымнар буенча недоимка булганда салымнар буенча недоимканы, шулай ук пеня суммасын югарыда китерелгән пеня исәпләү методикасыннан чыгып исәпләнгән.
Шәхси эшмәкәрләр булып торучы гражданнарның салым бурычлары составына салым, пенялар, штрафлар, салымнар буенча исәпләнгән, салым салу системасының(кулланыла торган) шәхси эшмәкәренә бәйле рәвештә түләнә торган (түләнгән) салымнар буенча бурычлар керә: НДС, НДФЛ, ЕНВД, ЕСХН, УСН яки ПСН, шулай ук бюджеттан тыш фондларга иминият кертемнәре буенча.
Оешма җитәкчесе статусына ия булган (булганнар) физик затлар өчен административ хокук бозу өчен түләнгән штраф бурычы булырга мөмкин.
Салым бурычлары турында тулы белешмәләр салым органнары тарафыннан бирелә торган салым, җыемнар, иминият кертемнәре, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисапларның торышы турындагы белешмәдә чагыла.
Кәгазьдә белешмәне яшәү (теркәлү) урыны буенча инспекциядә алырга мөмкин.
Салым органнарында гражданнарга уңайлы булсын өчен бурыч турында мәгълүмат алуның экстрориториаль принцибы гамәлгә ашырылды-бурычны түләүгә квитанцияне Татарстан Республикасының теләсә кайсы салым органында алырга мөмкин (Россия Федераль салым хезмәтенең 18 нче һәм 20 нче санлы районара салымнардан тыш).
Салымнар буенча бурычларны түбәндәге юллар түләп була:
- онлайн режимда Россия Федераль салым хезмәте һәм аларның мобиль кушымталары аша; дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында.
- бурычларны түләү буенча түләү документын Банк, Россия Почтасы бүлекләре, түләү терминаллары һ. б. аша түләргә кирәк.
Башкарылган түләүләр турында мәгълүмат салым органнарына түләгәннән соң 3 эш көне эчендә керә. Шул ук вакытта түләү көне дип банкка салым түләүченең счетыннан акча күчерүгә йөкләмә бирү яки банкка тапшыру көне санала.