1. Ишек тоткалары
Нигезендә кимендә 70% спирт булган антисептик, сабын яки вируслы гамәлгә ия булган дезинфекция чарасы эремәсе белән эшкәртегез. Ишек тоткаларын эшкәрткәннән соң, кулларны сабын белән юыгыз.
2. Сүндергечләр
Антисептиклы салфеткалар белән сөртегез. Өйдә авыручы кеше булмаганда аларны еш эшкәртү таләп ителми, әгәр дә авыру кеше булса кулланган саен сөртеп тору кирәк.
3. Шкаф тоткалары
Өйне җыештырганда аларны антисептиклы салфеткалар белән сөртегез.
4. Тукыма яки йомшак материал белән капланмаган урындык артлары
Өйне җыештырганда аларны антисептиклы салфеткалар белән сөртегез яисә сабын белән юыгыз.
5. Язу өстәле
Өйне җыештырганда аларны антисептиклы салфеткалар белән сөртегез яисә сабын
Журнал өстәле, тумбо, камодлар.
Өйне җыештырганда аларны антисептиклы салфеткалар белән сөртегез яисә сабын белән юыгыз.
7. Кухня өстәлләре
Көнкүреш химиясе чараларын кулланып юыгыз яки спирт нигезендә антисептик булган салфетка белән эшкәртегез. Өйдә барысы да сау-сәламәт булса, көненә бер тапкыр шулай эшләү дә җитә. Өйдә авыру кеше булса, ризыкны һәр кулланудан һәм кабул итүдән соң сөртеп торыгыз.
8. Көнкүреш техникасы
Өйне җыештыру вакытында идарә итү панелен спирт нигезендә антисептиклы салфетка белән сөртегез.
9. Смесительләр, краннар
Көнкүреш химиясе чараларын кулланып, кайнар су белән яхшылап юарга кирәк. Өйдә барысы да сау-сәламәт булса, аны көненә яки бер көннән соң эшләү җитә. Өйдә авыру кеше булса, һәр кулланудан соң.
10. Раковина
Көнкүреш химиясе чараларын кулланып, кайнар су белән яхшылап юарга кирәк. Әгәр өйдә барысы да сәламәт икән, моны көненә бер тапкыр, бер көн үткәч яки пычрану дәрәҗәсе буенча эшләү җитә. Өйдә авыру кеше булса, һәр кулланудан соң.
11. Гигиена кирәк-яраклары (теш әеткалары, тараклар.)
Өйдә авыру кеше булса, спирт нигезендә антисептика белән өстәмә рәвештә эшкәртегез.
12. Бәдрәф (унитаз, ванна, душ кабинасы, биде)
Бәдрәфне соңгы чиратта юыгыз, хлор яки башка кушылмалар нигезендә бу максатлар өчен билгеләнгән дезинфекция чараларыннан яки көнкүреш химиясе чараларыннан файдаланыгыз.
Мөһим: Өйдә яки фатирда дымлы җыештыруны, әгәр барысы да сәламәт булса, атнага ике-өч тапкыр көнкүреш химиясе чараларын кулланып башкарырга кирәк. Әгәр өйдә авыру кеше булса, юеш җыештыруларны көн саен хлорактив, кислородактив кушылмалар яки өсте-актив матдәләр нигезендә дезинфекция чараларын кулланып ясарга кирәк. Биналарны мөмкин кадәр еш җилләтергә тәкъдим ителә.