Коймак бәйрәменә азык-төлекне ничек дөрес сайларга?

2021 елның 9 марты, сишәмбе

         «Коймак бәйрәме килә, коймаклар, бал алып килә...» -ди халык әйтеме.

Борынгы заманнардан бирле Коймак бәйрәме атнасы туклыклы һәм мул ризык белән дан тота. Бәйрәмнең төп ризыгы - коймаклар, Бәйрәм коймаклары аеруча тәмле була диләр.Коймакларны май , каймак, бал, уылдык, балык һәм яшелчә эчлеге белән ашыйлар.

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе эчәк инфекцияләрен һәм азык-төлек агулануларын булдырмас өчен саклану чаралары турында искә төшерә.

Он сатып алып, аның сортына игътибар итегез. Онның яхшы сорты - ул югары сорт, чөнки анарда он кисәкчекләре (0,1-0,2 мм) башка сортларга караганда ваграк.. "Сулый алучы" һәм озаграк саклансын өчен кәгазь пакетларда он сатып алу яхшырак, ул чит кушылмаларсыз булырга тиеш.

Сөт сайлаганда төргәкнең бөтенлегенә игътибар итәргә кирәк: әгәр ул бозылса, товарны сатып алырга ярамый. Сөтне базарда сатып алырга мөмкин, әмма сатучының ветеринария-санитария лабораториясе бәяләмәсе булырга тиеш, аны кулланыр алдыннан һичшиксез кайнатып алырга кирәк.

Атлан май сайлаганда составына  игътибар итәргә кирәк. Иң мөһиме: чын атланмайда үсемлек майлары булырга тиеш түгел. Анда сөт өсте дә, сөт тә, тоз да булырга тиеш. Әгәр составта пальма, арахис, кокос мае яки "сөт майларын алыштыручы" дип исемләнгән ингредиент бар икән, сезнең кулыгызда маргарин яки спред. Бу инде чын май түгел, ә үсемлек һәм хайван майлары катнашмасы.

Каймак сатып алганда, исемгә игътибар итегез - «каймак» атамасы ачык язылырга тиеш, кечерәйтү-иркәләү «сметанка» яки «катнашма» дип аталып, еш кына үсемлек майлары нигезендә катнаш продукт яшерелә. Составындасөт өсте, сөт яисә сөт продуктлары булырга тиеш. Тагын бер тапкыр шуңа игътибар итәбез: традицион катнашмада бернинди үсемлек майлары, ароматизаторлар, куертучылар, консервантлар булырга тиеш түгел.

Тавык йомыркасын сатып алганда, куллануга әзер булган фасовкаланмаган  продуктларны сатучы сәүдә оешмалары бүлекләрендә (секцияләрендә) йомырка сатуның рөхсәт ителмәвен истә тотарга кирәк; узган срокта йомырка сату тыела. Йомыркаларның сыйфатын овоскопта сату урыннарында тикшерергә онытмагыз.

Үсемлек маена килгәндә, монда сатып алганнан соң азык-төлекне саклау буенча тәкъдимнәр бирергә мөмкин. Ачык савытта май саклау һич тә дөрес түгел. Сатып алганнан соң, майны пыяла савытка салырга мөмкин, ләкин һичшиксез ябык савытка. Май салынган савытны караңгы салкынча урында сакларга кирәк: ябык киштәдә яки суыткычта, болай эшләмәгәндә - майдагы табигый антиоксидант Е витамины  таркала.

Уылдыкны супермаркетларда сатып алу куркынычсызрак. Идеаль уылдыкчыклар тоташ, изелмәгән булырга һәм бер-берсенә тыгыз ятарга тиеш. Сыйфатлы сыйлауда «Икра лососёвая зернистая» дип кенә түгел, ә нинди балыктан алынганлыгы да күрсәтелергә тиеш: форель, кижуч, кет яки горбуш балыгы.

Бал сатып алганда төсенә, исенә һәм консистенциясенә игътибар итегез. Чын бал хуш ис белән аерылып тора.

Туңдырылган коймаклар сатып алганда, беренче чиратта продукциянең тышкы кыяфәтенә, саклау шартларына һәм яраклылык срокларына игътибар итәргә кирәк. Һәр төргәктә этикетка булырга тиеш, аңа түбәндәге белешмәләр керә: продукциянең исеме, составы, җитештерү датасы, куллану вакыты, саклау шартлары, җитештерүченең кайда урнашуы, азык-төлек кыйммәте күрсәткечләре, азык-төлек продукциясендә генно-модификацияләнгән организмнар (ГМО) кулланып алынган компонентлар булу турында белешмәләр, таможня берлеге әгъзалары булган дәүләтләр базарында продукциянең бердәм әйләнеше билгесе.

Коймаклар полиэтилен яки картон савытка төрелергә мөмкин. Әлбәттә, полиэтилен сайлау шактый гадиләштерелә, чөнки продуктны күрү мөмкинлеге бар. Барлык коймаклар якынча бертөрле үлчәмдә, тыгыз итеп төрелгән булырга тиеш. Алар ябышкан булырга тиеш түгел. Әгәр дә сез коймакларның формасын югалтканлыкларын, ябышуын күрсәгез, бу аларның дөрес сакланмавын һәм кабат туңдыруын дәлилли. Коймаклар җитештерүче билгеләгән һәм этикеткада күрсәтелгән температурада сакланырга тиеш.

Коймакларның составын һәм яраклылык вакытын игътибар белән өйрәнегез.

Әгәр дә сез урамда йөрү яки башка мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарда коймак белән капкалап алырга уйласагыз, продукцияне сату шартларына игътибар итегез: сатучы тарафыннан гигиена кагыйдәләре үтәләме, эш урыннары чиста торамы, эчлекләрне саклау шартлары үтәләме? Гап-гади гигиена кагыйдәләре белән санга сукмый торган сәүдә нокталарында сатып алулардан качыгыз. Шәхси гигиена турында онытмагыз - урамда ризык куллану алдыннан кулларны гигиена салфеткалары белән эшкәртергә кирәк.

Шунысын да истә тотарга кирәк, коймаклар - ул калорияле ризык, шуңа күрә аларны артык кулланырга кирәкми. Табын проблемаларсыз гына үтсен өчен, майлы һәм кыздырылган ризыкларны яшелчәләр куллану белән чиратлашыгыз - алар азыкны эшкәртергә ярдәм итә, барысы да чама белән булырга тиеш. 

Бәйрәмдә иң яхшы, тәмле һәм туклыклы коймакларны авыз итеп, бәйрәм уеннарында һәм чараларында катнашып, күңел ачыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International