Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыручыларны хөрмәтләделәр.

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

 Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыручыларны хөрмәтләделәр. Тантаналы чарага буалылар да чакырылган иде.

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе оештыручыларны бүләкләде. Исегезгә төшерәбез, Буа районы Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдә катнашты. Югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм продукциянең киң ассортименты өчен буалыларга Рәхмәт белдерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International