9 мартта Буа медицина училищесының II курс студенты Лебедцова Анастасия Казан шәһәрендә узган «Югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм педагогик белем бирү оешмаларында студентлар үзидарәсе» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы студентларының IX конгрессында актив катнашты. Сәфәр нәтиҗәләре буенча, студентлар советы рәисе үзе өчен бик күп кирәкле һәм кызыклы мәгълүмат белде, ул аларны студентлар белән алга таба эшләү өчен кулланырга планлаштыра.