Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов "ТР Буа муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы" муниципаль казна учреждениесе коллективына яңа рәисне тәкъдим итте.
Ул - Шәрәфетдинов Айрат Фоат улы.
Хезмәт эшчәнлеге:
1999 елдан 2004 елга кадәр суд приставлары хезмәтенең Буа бүлекчәсендә эшли;
2004 елдан 2005 елга кадәр - «Вираж» ЯАҖ инженер-тәэминатчысы;
2005 елдан 2006 елга кадәр «АК Барс» Банк ААҖнең Буа филиалында кредит бирү бүлеге икътисадчысы, «Россельхозбанк» ТРФ икътисадчысы булып эшли;
2007 елдан 2013 елга кадәр-Апас суд приставлары бүлегенең суд приставы-башкаручысы;
2014 елдан «АЭМЗ» ЯАҖ юрисконсульты булып эшли.
Айрат Фоат улын яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлыйбыз һәм яңа вазыйфада уңышлар телибез!