Рафыйк Гали улы бүген «Гам-Ковид-Вак» вакцинасының беренче компонентын кадатты. Бу - «Спутник V» Россия вакцинасы.
«Вакцинация үз-үзеңне һәм туганнарны авырудан сакларга мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, эш буенча да гражданнар белән еш контактта торырга туры килә. Һәм мин аларның иминлеге турында да кайгыртырга тиеш дип саныйм», - дип билгеләп үтә Рафыйк Гали улы.
Күп кешеләр белән элемтәдә торучы учреждение хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, дәүләт хезмәткәрләре, сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре беренче чиратта вакцина кадатырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, вакцинациягә язылу өчен 8(843)74 3-27-88, 8(927)034-37-16.
телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.