Буада «Татар кызы – 2021» һәм «Татар-малае – 2021» исемнәре аталды.

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Буа шәһәренең Район мәдәният йортында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татар малае - 2021» һәм «Татар кызы - 2021» бәйгесе узды.

Конкурс яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телне ярату, белүгә тарту, үсеп килүче буынның ата-бабаларының тарихи-мәдәни мирасына карата кызыксынуларын арттыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, милли мәдәниятнең күптөрлелеген ачучы халык традицияләренә тарту максатыннан үткәрелде. Буа муниципаль районында бәйге беренче тапкыр уздырыла һәм Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Буа районы мәгариф идарәсе һәм мәдәният идарәсе белән берлектә оештырыла. Бәйге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Бәйгедә 6-7 яшьлек мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче 13 бала катнашты. Жюри әгъзалары балаларның туган телне белүләрен һәм конкурс номерларын әзерләү дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

Нәтиҗәләр буенча «Татар малае - 2021» мактаулы исеменә «Йолдызкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче Ильяс Сәлахетдинов лаек булды, «Татар кызы - 2021» титулын «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче Диләрә Сөнгатова алды. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Балаларга әкиятләр китаплары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International