ГРАЖДАННАРГА САЛЫМ ТАШЛАМАЛАРЫНА ХОКУКЛАР ТУРЫНДА ВАКЫТЫНДА ХӘБӘР ИТӘРГӘ КИРӘК

2021 елның 12 марты, җомга

Салым органнары салым ташламасына хокукы булган һәм элек аның турында белдермәгән гражданнарга салым органнарына 2021 елның 1 апреленә кадәр тиешле гариза җибәрергә тәкъдим итә.

Салым ташламаларыннан файдаланучы һәм элек гариза һәм ташламага хокукны раслаучы документлар биргән гражданнарга кабат салым органына ташламага гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Салым ташламасына хокуклы салым түләүчегә билгеләнгән формада салым ташламасын теләсә нинди уңайлы ысул белән бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: теләсә кайсы салым органына яки КФҮ офисына шәхсән мөрәҗәгать итәргә, почта аша яки электрон рәвештә Россия Федераль салым хезмәте сайтында Шәхси кабинет яки «Физик зат салымнары» мобиль кушымтасы аша җибәрергә. Гаризага салым түләүче ташламага хокук бирүче документларны да терки ала.

Салым ташламаларының тулы исемлеге белән Федераль салым хезмәтенең интернет – сервисы аша (www.nalog.ru) танышырга була.

2020 ел өчен физик затларның милек салымнарын түләү срогы-2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International