2021 елның 7 апреленә кадәр яшьләр инициативаларының грант конкурсына керә торган Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс физик затлар өчен дә, Россия вузлары өчен дә бер үк вакытта үткәрелә.
Конкурс ике категориядә уза:физик затлар һәм югары уку йортлары өчен.
Катнашучылар: 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары.
Грантның максималь күләме: 2,5 млн сум.
Номинацияләр:
- Студентлар инициативасы;
- Иреклелек;
- Социаль лифтларны үстерү;
- Иҗади яшьләр инициативалары;
- Патриотик тәрбия;
- Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;
- Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;
- Гаилә кыйммәтләрен ныгыту;
- Яшьләр медиасы.
Физик зат номинацияләрнең берсендә бер проектка гына заявканы тәкъдим итәргә хокуклы.
1. Югары уку йортлары арасында Россия Яшьләре конкурсы
Катнашучылар: Конкурс уздыруга бер ел кала алдан Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш).
Грантның максималь күләме: 15 млн сум.
Номинацияләр:
- Иреклелек;
- Иҗади яшьләр инициативалары;
- Югары һөнәри күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар;
- Яшьләр медиасы;
- Патриотик тәрбия;
- Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау һәм милләтара багланышлар;
- Социаль лифтлар үсеше;
-Студент клублары үсеше;
- Спорт, туризм;
- Студент отрядлары;
- Студентлар үзидарәсе;
- Гаилә кыйммәтләрен ныгыту.