Дуслык һәм туганлык - байлыктан кыйммәтрәк

2021 елның 12 марты, җомга

Буа муниципаль районында «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы С.В. Шакирова Буа ветеринария техникумы укучылары белән «Дуслык һәм туганлык - байлыктан кыйммәтрәк» исемле чара үткәрде.

 

    Дәреснең максаты - төркемне туплау, балаларның белемнәрен баету, эмоциональ киеренкелекне бетерү, бер-береңә карата ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыру.

     Чара барышында «Чын дус - ул зур байлык» дигән әңгәмә үткәрелде.  Балалар дуслык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, үзләрен "Яхшы дуслармы алар" тесты ярдәмендә тикшерделәр.

   Чара азагында һәркем үзе белгән яңалыклар белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International