Казан шәһәренең «ВДОХНОВЕНИЕ» Халыкара читтән торып үткәрелгән сәнгать конкурсында чираттагы лаеклы иҗади җиңүне Район мәдәният йортының Мостафина Рамилә Рамил кызы җитәкчелегендәге «Kids time» эстрада вокалы вокал студиясендә тәрбияләнүчеләр яулады.
«Эстрада вокалы», 7- 8 яшь, соло:
Шәрәфетдинова Регина - 1 дәрәҗә Дипломант;
Иванова Дарья – 3 дәрәҗә Лауреат;
«Эстрада вокалы» номинациясендә ,10-12 яшь, соло:
Шәрәфетдинова Рания -1 дәрәҗә Лауреаты;
Федотова Дарья -3 дәрәҗә Лауреаты;
Гәйнетдинова Илюзә – 1 дәрәҗә Дипломант;
Вокал буенча педагог Мостафина Рамилә Рамил кызы, «ВДОХНОВЕНИЕ» халыкара сәнгать конкурсы лауреатларын әзерләүдә югары профессиональлек, компетентлык, педагогик талант һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен, «Иң яхшы укытучы» дипломы белән бүләкләнде.
Без педагогны һәм яшь вокалистларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Конкурс 1 марттан 5 мартка кадәр «РИТМ» халыкара фестиваль үзәге һәм «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Новосибирск, Пермь, Волгоград, Надым, Уфа, Омск, Омск, Ярославль, Кострома, Чебоксар, Оренбург, Красноярск, Самара, Түбән Новгород, Энгельс, Екатеринбург, Чиләбе, Сочи, Саранск, Ростов - на - Дону шәһәрләре, Новочеркасск, Сызрань, Бор, Барнаул, Магнитогорск, Каменск - Шахтинский, Саратов, Киров, Выкса, Нижневартовск, Жердевка, Семенов, Сергач, Яхрома, Йошкар-Ола шәһәрләре һәм Татарстан Республикасының күп шәһәрләре) конкурсантлар катнашты.