Мартның һәр икенче якшәмбесендә Россия геодезистлары һәм картографлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-геодезия һәм картография хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр.
Тарихи белешмә
«Геодезия һәм картография көне» бәйрәменең чишмә башы 1720 ел вакыйгаларына, Петр I Россия империясе территориясен картографияләү турындагы указга кул куйганда ук башлана.
1919 елның 15 мартында РСФСР Югары геодезия идарәсе (ВДУ) РСФСР Югары техник бүлеге каршындагы югары геодезия идарәсен оештыру илебез геодезиясен үстерүдә мөһим роль уйный. Аның төп бурычы-җитештерү көчләрен күтәрү һәм үстерү максатларында ил территориясен тоташ картографияләү. Шуңа бәйле рәвештә, хәзерге геодезия һәм картографиягә нигез салыну датасы дип 1919 елның 15 марты санала.
1992 елда Россиянең геодезия һәм картография федераль хезмәте барлыкка килә, ә аннары геодезия һәм картография өлкәсендәге эшчәнлек үзгәртеп корыла һәм вәкаләтләр Росреестрга тапшырыла.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә геодезия һәм картография, шулай ук лицензия контроле (лицензиатлар) өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру вәкаләтләре Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә - дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлегенә йөкләнде.
Татарстан Росреестры хезмәткәрләре, дәүләт геодезия күзәтчелеген гамәлгә ашырып, дәүләт геодезия челтәре пунктларының сакланышы турында мәгълүмат җыялар. Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 2269 геодезия челтәре пункты тикшерелгән. Аларның сакланышын тәэмин итү максатларында тикшерелгән пунктларның сак зоналары турында мәгълүмат Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелә, һәм хәзерге вакытта әлеге белешмәләр шундый 2130дан артык пункт турында кертелгән.
Белешмә
Геодезия пунктлары гомумдәүләт, оборона, фәнни - тикшеренү бурычларын тәэмин итү, инженерлык эзләнүләре, биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү, җирләрне межалау, башка махсус эшләр башкару максатларында геодезия һәм картографик эшләр җитештерүдә нигез булып тора. Алар федераль милеккә карый, дәүләт сагында тора һәм озак вакыт дәвамында куллануга исәпләнгән.
Дәүләт геодезик күзәтчелеге географик объектларның исемнәрен документларда, картографик басмаларда, юл күрсәткечләрендә һ.б. урыннарда куллану кагыйдәләренең Федераль законда билгеләнгән үтәлешен дә гамәлгә ашыра. Мәсәлән, Татарстан Росреестры хезмәткәрләре тарафыннан мәгълүмат ресурсларын мониторинглау барышында ачыкланган соңгы хокук бозулардан - Балык Бистәсе районы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге автомобиль юлларының юл күрсәткечләрендә географик объектларның (торак пунктларның һәм елгаларның) бозылган исемнәре.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров:
«Бүген геодезия һәм картография тармагы дәүләт бурычларының киң даирәсен хәл итүне, шулай ук икътисадның шәхси секторы һәм гражданнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итә. Бу тармак белгечләре үзләренең фидакарь хезмәтләре белән территориаль планлаштыру, архитектура һәм төзелеш проектлау, гражданлык әйләнеше максатларында күчемсез милекне кадастр исәбенә алу, экология һәм табигатьтән файдалану, дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка өлкәләрдәге бурычларны хәл итүне тәэмин итәләр. Болар барысы да геодезия һәм картография эшчәнлегенә ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. Форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе барлык тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре – геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлый. Сезгә яңа казанышлар, исәп-хисапларда төгәллек һәм катлаулы, әмма шул ук вакытта мавыктыргыч һәм кызыклы һөнәрегездә уңышлар телибез. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек!»
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлегенә физик һәм юридик затлар мөрәҗәгать итә ала.
Физик затлар- түбәндәге сораулар буенча:
- географик объектлар атамаларын куллану тәртибе;
- дәүләт геодезия челтәрләре пунктлары булган күчемсез милек объектларына хокукка ия булучылар тарафыннан геодезия пунктларына зыян китерү яки юк итү очраклары турында хәбәр итү.
Юридик затлар, үз чиратында, түбәндәге мәсьәләләр буенча тулы мәгълүмат ала алалар:
- геодезия һәм картографик эшчәнлекне лицензияләү;
- геодезия һәм картография өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге;
- дифференциаль геодезик станцияләр челтәрләренең техник проектларын һәм мондый челтәрләрдән файдалану тәртибен карап тотуга һәм раслау тәртибенә карата таләпләр;
- геодезик һәм картографик эшләр башкаручы затлар тарафыннан геодезик пунктларны зарарлау яки юк итү очраклары һәм алардан файдалану рөхсәтеннән баш тарту турында хәбәрнамә;
- геодезия һәм картографик эшләр нәтиҗәсендә дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләрнең булу-булмавы турында бәяләмә әзерләү;
- дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләрне кулланып, эшләрне башкаруга лицензиягә дәгъва кылучы оешмалар үзләре белән булган мәгълүматларның яшерен булуын раслау белән эшләр башкарырга уйлаучылар;
Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография мәсьәләләре буенча 8 (843) 255 25 34 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шулай ук мәгълүмат белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында -rosreestr.tatarstan.ru - танышырга мөмкин. («Картография» махсуслаштырылган бүлегендә).