Тәҗрибә уртаклашу

2021 елның 12 марты, җомга

Бүген Буа районы делегациясе составында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, район фермерлары булган делегация Азнакай муниципаль районында булды. Белгечләр «Союз Агро» ҖЧҖенең эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Визит кысаларында алар терлекчелек комплексын, симертү базасын карадылар, урыннарда терлекчелекнең алдынгы технологияләрен куллану, орлыкландыру, бозаулар үстерү белән таныштылар.

"Мондый очрашулар  безгә хезмәттәшләребезнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм безнең белгечләр еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Төп уңайлыгы- бу ачыктан-ачык фикер алышу һәм файдалы киңәшләр. Тәҗрибә алшу киләчәктә эштә хаталар булдырмаска һәм аерым хуҗалыкларда, шулай ук тулаем терлекчелектә күрсәткечләрне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үттеләр белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International