Буа районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы нәфис гимнастика Федерациясе җитәкчесе Лилия Шафеева килде

2021 елның 12 марты, җомга

Бүген Буа районына эшлекле сәфәр белән Татарстан нәфис гимнастика Федерациясе җитәкчесе Лилия Шафеева килде. Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова һәм “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе” МКУ башлыгы урынбасары Гөлия Козырева белән бергә ул “Импульс” спорт комплексында булды, спорт залларын, тренировка бүлмәләрен карады.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 17-18 апрелендә әлеге спорт комплексы базасында нәфис гимнастика буенча Буа муниципаль районы башлыгы призына төбәкара турнир узачак.

Визит ахырында турнирны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International