"Кояшкай " балалар бакчасында кояшлы язны көтәләр

2021 елның 12 марты, җомга

Яз нидән башлана? Әлбәттә, Кыш озату бәйрәменнән!

Май чабу – иң шаушулы, күңелле, яраткан бәйрәм.  Май чабу атнасында кышны озатып язны каршы алалар. Әлеге бәйрәмнең төп билгесе- май чабу карачкысы, кояш һәм дә коймаклар. “Кояшкай” балалар бакчасында бу бәйрәмне үткәрү инде традициягә әверелгән. Һәм бүген, 12 мартта май чыбу шаушулы бәйрәме оештырылды. Балалар бу вакыйгага атна дәвамында әзерләнеп, аны көтеп алдылар.  Май чабу бәйрәменең тарихы, элек заманнарда бәйрәм ителеше, гореф-гадәтләре турында белделәр.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар яулыклар белән әйлән-бәйлән әйләнделәр, күңелле рус халык уеннары уйнадылар, кыюлык һәм тапкырлык, көч һәм җитезлек буенча көч сынаштылар. Күркәм традиция буенча бәйрәмгә  бүләкләр белән М.Ш. Гыйматдинова – ТСО  "Мелиоратор" рәисе килде.

Ә Май чабу бәйрәме тәмле коймаклардан башка буламени?  Бәйрәм, гадәттәгечә, тәмле һәм хуш исле коймаклар ашап сыйлану белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International