Урамда яз: Буа язгы ташуга ничек әзерләнә

2021 елның 12 марты, җомга

Быел кар күп яуды һәм шуңа бәйле рәвештә язгы ташу озакка сузылачак дип фаразлана. Районда язгы ташуга һәм табигый янгыннар сезонына әзерлек эшләре план режимында бара.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, Буа муниципаль районының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары белән 2021 елның 3 мартында район территориясендә су басу торышын тикшереп тоту буенча эшче төркем төзелде һәм су басуга каршы чаралар исемлеге билгеләнде, анда халыкның, шул исәптән су объектларында балаларның иминлеген тәэмин итү һәм су басу нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча чаралар күрү төп бурыч булып тора.

Коммуникацияләр кар сулары агымын кабул итәргә әзер булырга тиеш, шуңа күрә районда су үткәрү, яңгыр, дренаж коллекторларының, канауларның һәм башка шундый корылмаларның торышын тикшерү, язгы ташу шартларында эпидемиологик әһәмиятле объектларны әзерләү эшләре алып барыла. Коммуналь хезмәтләр, үз чиратында, шәһәрне су басу мөмкинлеген минимальләштерергә омтыла: кар чыгаралар, өй түбәләрен чистарталар. "Буа-ИК" ҖЧҖдә, мәсәлән, карны барлык түбәдән диярлек чистартканнар - идарәче оешма балансында булган күп фатирлы йортлар түбәсенең 90% ы чистартылган. Калганарында эшләр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә шәхси йортларны су басуның төп сәбәпләре - элек булган су үткәрү канауларының чүпләнүе һәм күмелүе, ландшафтны үзгәртү. Шуңа бәйле рәвештә, халыкка су үткәрү канауларын тәртипкә китерергә, өй түбәләрен чистартырга, йорт участокларыннан яңгыр суларын һәм кар суларын агызырга әзерләнеп куярга киңәш итәләр.

Әйтергә кирәк, Буа районында су басу аркасында ел саен диярлек берничә авыл җирлеге белән транспорт элемтәсен өзгән су астында калучы  2 түбән күпер бар. 2020 елда Кыят-Тоншерма-Буа юл төзелеше тәмамланды, бу Кыят һәм Яшевка авыл халкын район үзәге белән даими юл элемтәсе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Килдураз авыл җирлегендә түбән күперне су басу чорында ел саен су аркылы кичүләр, кизү торулар  оештырыла. Район үзәгеннән су аерган торак пунктларда алдан ук азык-төлек һәм медикаментлар запасы әзерләнеп куела.

Район территориясендә вәзгыятьне күзәтү Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көче белән тәэмин ителә. Аларның компетенциясенә шулай ук сулыкларда су арту дәрәҗәсен күзәтеп тору, потенциаль куркыныч тудыра алган торак пункттагы барлык гидрокорылмаларны һәм объектларны тикшерү керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International