Гөлчәчәк Вәлиева “Милли проектлар: Татарстан - 2020” фотобәйгесендә җиңүче булды

2021 елның 12 марты, җомга

Бүген Казан шәһәренең «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты бинасында, Татарстан Республикасының милли проектларын мәгълүматлаштыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында, «Милли проектлар: Татарстан – 2020» республика фотобәйгесе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. 2020 елда бәйгегә Буа муниципаль районыннан 20 дән артык фото җибәрелгән иде. «Мәгариф» милли проектының «Объективта балалар» номинациясендә Буа шәһәренең «Буа шәһәре лицей интернатының (сәләтле балалар мәктәбе)» педагог-оештыручысы Гөлчәчәк Вәлиева «Шахматчы хыялы»  исемле улы фотосурәте белән җиңүче булды. Гөлчәчәк Вәлиева һәм аның улы Фаил җиңүче дипломы һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин кулыннан кыйммәтле бүләк алдылар. Фаил рәхмәт йөзеннән барлык катнашучыларга да шигырь укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International