Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары бүген “Мандалотерапия” технологиясе буенча дәрес уздырдылар.
Дәрес вакытында катнашучылар «Арт-терапия һәм мандал» дигән кечкенә лекция тыңладылар, ә аннары мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар. Төрле төстәге җепләр һәм гадәти агач таяклар ярдәмендә катнашучылар үз кул эшләнмәләрен булдырдылар.
Чараны оештыручылар мондый терапия эмоциональ халәтне яхшырта, киеренкелекне киметә, социаль хезмәт алучыларның иҗатын үстерүгә ярдәм итә, дип саный.

