Безнең районда яшәүче халыкларның аш-сулары һәм гореф-гадәтләре бик бай

2021 елның 13 марты, шимбә

Безнең районда яшәүче халыкларның аш-сулары һәм гореф-гадәтләре бик бай. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Буа районы ветераннар (пенсионерлар) Советы тематик кичә үткәрде.

Совет әгъзалары татар, рус, чуаш, үзбәк милли киемнәрендә бәйрәм табыны оештырдылар. Һәр катнашучы чарага үз халкының милли ризыкларын әзерләп килде һәм аны тәкъдим итте. Өстәлдә чәк-чәк, гөбәдия, кош теле, үзбәк пылавы, казылык, винегрет, салатлар, ысланган үрдәк-каз, сало бар иде. Әлбәттә, пирог- бәлешләрсез  дә булмады. Боерган авылыннан Нина Андреевна Малышева Президиумга  #75летплобеды һәм #100летТАССР орнаментлары белән  чигелгән сөлге бүләк итте. Ветераннар Советының һәр әгъзасына татар, чуаш, рус милли орнаментлары белән чиккән яулыклар бүләк иттеләр. Чараны Президиум әгъзасы Камалова Э.М. ачып җибәрде. Шурбин В. Н. һәм Мамышева Н.А. чуаш телендә шигырьләр укыдылар. Шулай ук татар, рус һәм чуаш телләрендә җырлар башкарылды. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Кичә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International