Социологик сораштыруларда катнашырга чакырабыз

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елда республика күзәтүе формаларын, социологик тикшеренүләр исемлеген раслау турында» 2021 елның 28 гыйнварындагы 32 номерлы карарын үтәү йөзеннән, 2021 елның 15 мартыннан 28 мартына кадәрге чорда Татарстан Республикасында компьютер һәм финанс белемен өйрәнү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында, «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштыру» бүлекчәсендә халык сораштырулары оештырылды:

Халыкның компьютер белеме дәрәҗәсен тикшерү -  https://mert.tatarstan.ru/kompyuternaya-gramotnost-naseleniya-respubliki.htm;

Халыкның финанс белеме дәрәҗәсен тикшерү - https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya-v-respublike.htm.

 

Эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, хәрби хезмәткәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) булган 18 яшьтән, шул исәптән өлкән яшьтәге (60 яшьтән һәм өлкәнрәк) хөрмәтле буалылар сезне сораштыруларда катнашырга чакырабыз.

Аноним сораштырулар, тикшеренү нәтиҗәләре җыелма рәвештә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International