Мәктәп укучылары өчен гаджетлар белән эшләү буенча тәкъдимнәр турында

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, гигиеник тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, мәктәп укучыларының 30-50% ы мәктәпне тәмамлау вакытына якынайганда һәм киләчәктә күзлек кияргә мәҗбүр.

 

Уку, эш һәм ял белән бәйле санлы технологияләр заманында мәктәптә дә, аннан читтә дә күрү органына йөкләнеш сизелерлек арта. Югары йөкләнеш күзләрнең корылануына, еракка караганда  сүрәтләрнең начар күренүенә, шулай ук муен, җилкә сызлауларына, баш авыртуга китерә. Бу симптомнарның барлыкка килүе ата-аналарны сагайтырга һәм медицина консультациясе сорап мөрәҗәгать итү өчен нигез булырга тиеш.


Профилактика чаралары буларак, электрон укыту чаралары һәм гаджетлар белән эшләү вакытын рациональ куллану тәкъдим ителә. Шулай ук күзләр өчен гимнастиканы көн саен башкару, укучының эш урынын күрү өчен оптималь шартлар белән җиһазландыру – уңайлы эш урыны, сул яктан яктырту, монитордан күрү органына кадәр ераклык 70 см, эш өслегеннән күрү органына кадәр 25 см ераклыкта шартлар булдыру.

Укучылар дәфтәрендә теркәүне күздә тоткан өйрәтү фильмнары, программалар яки башка мәгълүмат белән Электрон укыту чараларын кулланганда, экраннан өзлексез файдалануның дәвамлылыгы 5-7 яшьлек балалар өчен - 5-7 минут, 1-4 сыйныф укучылары өчен - 10 минут, 5-9 сыйныфлар өчен - 15 минуттан артырга тиеш түгел.

Электрон укыту чараларын куллануның гомуми дәвамлылыгы дәрестә түбәндәге вакытлардан артмаска тиеш:

- интерактив такта өчен - 1-3 сыйныфлар өчен - 20 минут, 4-11 сыйныфлар өчен - 30 минут;

- интерактив панельләр өчен - 1-3 сыйныфлар өчен - 10 минут, 4 сыйныф өчен - 15 минут, 5-6 сыйныф өчен - 20 минут, ә 7-11 сыйныфлар өчен - 25 минут;

- шәхси компьютер һәм ноутбук өчен - 1-2 сыйныфлар өчен - 20 минут, 3-4 сыйныфлар өчен - 25 минут, 5-9 сыйныфлар өчен - 30 минут, ә 10-11 сыйныфлар өчен - 35 минут;

- планшет өчен - 1-2 сыйныфлар өчен - 10 минут, 3-4 сыйныфлар өчен - 15 минут, 5-9 сыйныфлар өчен - 20 минут, ә 10-11 сыйныфлар өчен - 20 минут.

 

Мәктәптә һәм өйдә Электрон укыту чараларын куллануның суммар көндәлек дәвамлылыгы түбәндәге вакытлардан  артмаска тиеш:

- интерактив такта өчен - 1-3 сыйныфлар өчен - 80 минут, 4 сыйныф өчен - 90 минут, 5-9 сыйныф өчен - 100 минут, 10-11 сыйныфлар өчен - 120 минут;

- интерактив панельләр өчен - 1-3 сыйныфлар өчен - 30 минут, 4 сыйныф өчен - 45 минут, 5-6 сыйныф өчен - 80 минут, ә 7-11 сыйныфлар өчен - 100 минут;

- шәхси компьютер һәм ноутбук өчен - 1-2 сыйныфлар өчен - 40 минут мәктәптә һәм 80 минут өйдә, 3-4 сыйныфлар өчен - 50 минут мәктәптә һәм 90 минут, 5-9 сыйныфлар өчен - 60 минут мәктәптә һәм 120 минут, ә 10-11 сыйныфлар өчен - 70 минут мәктәптә һәм 170 минут өйдә;

- планшет өчен - 1-2 сыйныфлар өчен - 30 минут мәктәптә һәм 80 минут өйдә, 3-4 сыйныфлар өчен - 45 минут мәктәптә һәм 90 минут, 5-9 сыйныфлар өчен - 60 минут мәктәптә һәм 120 минут, ә 10-11 сыйныфлар өчен - 80 минут мәктәптә һәм 150 минут өйдә.

 

Электрон укыту чараларын кулланып, 5 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә дәресләр үткәрелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International