Тренер Ибраһимов Руслан җитәкчелегендә "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2005/2006 елгы яшүсмерләр командасы А төркемендә зур шәһәрләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә шәһәр данын яклады.
Ярышларда Татарстаннан 8 команда катнашты. Буалылар республиканың бронза призеры булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу- зур шәһәрләр арасында А төркемендә командалар дебюты. Спортчыларны котлыйбыз!